Сынамышлар
Сынамышлар
Халыкның гасырлар буена туплый килгән практик тәҗрибәсе, кат-кат
сынау-күзәтүләре нигезендә туган сынамышлар кеше тормышында аерым
бер роль уйный. Алар – күп еллар буе күзәтүләрдән, тормыш тәҗрибәсеннән
сөзеп алынган һәм халык тарафыннан тудырылган тәгълиматлар.
Табигать күренешләрен күзәтеп нәтиҗәләр ясау, аларга аңлатма
бирергә тырышу халыкның зирәклеге, гыйлемен яшьләргә, киләчәк
буыннарга калдырырга тырышуы, аларның акыл-зиһенен үстерергә теләве
турында сөйли. Кешеләр элек-электән вакытның төгәл исәбен алып барырга,
елларның һәм ел фасылларының, айларның, көннәрнең ничек киләсен, аларда
һава торышының, көнкүреш, сунарчылык, терлекчелек, игенчелек өчен
шартларның нинди буласын, шуңа бәйле рәвештә үзләрен нинди уңышшатлыклар яки бәла-казалар көткәнен алдан ук белеп-чамалап торырга,
тиешле хәстәрен күрергә тырышканнар. Шулар нәтиҗәсе буларак, төрле
календарьлар төзелгән, юрау-сынамышлар, йола-ритуаллар иҗат ителгән;
яшь буын аларны үзләштереп үскән, төгәллекләр керткән. Сынамышлар
һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә
аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты,
вазифасы– киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр
уңачакмы, уңса – кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү.
Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча,
халыкның гасырлардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле
күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кошкортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне
күзәтүләрдән чыгып, ул үзенең нәтиҗәләрен ясый. Сынамышлар халык
арасында бүгенге көндә дә популяр. Чөнки аларда әйтелгән фаразлаулар бик
күп очракларда чынбарлыкка туры килә. Бигрәк тә һава торышына бәйле
сынамышлар халык телендә шактый еш кулланыла.
Идәнгә пычак төшсә - ир кунак килә.
Иләк аша карасаң, киявең шадра була.
Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.
Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.
Караңгыда ашама - киявең карак булыр.
Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.
Кашык белән уйнаган бала каршы була.
Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.
Кеше кулыннан энәне тотып алма - дошманлашырсың.
Кеше турында сөйләгәндә үзе килеп керсә, «озын гомерле булырсың» диләр.
Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр.
Киемнең сул ягын кисәң, шатлык була.
Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.
Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чыгып китә, ди.
Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.
Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.
. Көянтә аркылы атлап чыксаң, «кыярак» дигән шеш чыга.
Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.
Матча турына ятсаң, саташасың.
Тик торганда мендәр ишелеп төшсә, кунак килә.

Комментарии
Отправить комментарий