Бәетләр

Бәетләр


Кәҗә бәете.


Җәй көннәре бигрәк ямьле,
Көтү дә чыга иртә.
Минем таянган таягым
Ике аршинлы киртә.
Җәй көннәре бигрәк эссе,
Тамчы тама ирнемә.
Кәҗәләрне сүккән өчен
Ачуланам иремә
Кырга чыгып киткән чакта
Артка борылып карыйбыз.
Ревизорга барып җиткәч,
Кәҗәләрне саныйбыз.
Кәҗә мөртәт тик тормый шул,
Чаба ары да бире.
Кәҗә куып чаба-чаба,
Кайтыр хәл калмый кире.
Алнындагысын күрми ул,
Яшел үлән булса да.
Уҗымга чабуын белә,
Арттан таяк куса да
Мескен кәҗә чинап куя,
Сыртына таяк төшкәч.
Кәҗә кумый хәлен юк шул,
Өлешеңә шул төшкәч.
Кәҗә, кәҗә, малкаем,
Сине саклау бар кайгым.
Берегез югалып калса,
Себер китәр башкаем.
Кәҗә көтүләре көтеп,
Гомерләр үтәр микән,
Байлыгын кәҗәгә калгач,
Безне ни көтәр икән.
Кәҗәләрне куып кайткач,
Хуҗалар каршы ала.
Кәҗә сөтенә шатланып,
Тамак ялгый ир бала.
Сыер күрми, кәҗә асрыйм,
Шөкер итеп Ходайга.
Нәрсә язганны күрербез,
Алыштырам бодайга.



Гөльнара бәете.


Бисмилләһир-Рахманир-Рахим,
Бәет язу ниятем.
Мин язасы фаҗигалар,
Бәндәләргә килмәсен.

Күптән түгел булып үтте,
Изге Корбан гаете.
Мин язармын, сез укырсыз,
Гөльнараның бәетен.

Березникидә туып үстем,
Әниемә кыз бала.
Яшь чагымнан гүргә керем.
Сабыем ялгыз кала.

Бик тырышып мин эшләдем,
Тормыш авыр булсада.
Әнекәем бик елама,
Күңелләрең тулсада.

Иртүк торып ирем белән,
Пермьгә барган идек.
Тиз генә әйләнеп өйгә.
Кайтырбыз дигән идек.

Зур тизлектә, куып җиттек.
Узып китте җаныем.
Аннан артта калышмыйм дип,
Мин тизлекне арттырдым.

Машинада мин йөрдем
Җилләрне җилфердәтеп,
Тайгак юлда, тиз барганда,
Фаҗигага эләктем.

Салкын көндә, тайгак юлда,
Читкә борыла алмадым.
Егерме тугыз яшемдә,
Гүрләргә керә башым.

Якшәмбе көн, бик ашыгып,
Кайттык Пермь юлыннан.
Бер машина каршы чыгып
Туктатты бит юлымнан

Икебез дә, зур тизлектә,
Бәрелдек каршы килеп.
Әнекәем үләм диеп,
Уема килде минем.

Юк, үлмәдем, исән калдым,
Каты имгәндем генә.
Табиблар да булыша алмый,
Җаным тәнемнән китә.

И, әнием, И, сабыем,
Ниләр итәрсез инде.
Әбием янында кабер казып,
Итеп җирләрсез инде.

Сишәмбе көн, салкын кышта,
Кабергә иңдерделәр.
Бу дөньяда юклыгымны,
Бәетемнән белерләр.

Соңгы юлга озатырга,
Бик күп бәндәләр килгән.
Фаҗигалы үлгән бәндә,
Шәһиттән китә диләр.

Бу фаҗига тетрәндерде
Березники каласын.
Төрле бәла – казалардан

Аллаһ Үзе сакласын. 

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога