ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ
Татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну, аерым кешеләр тарафыннан аны өйрәнергә тырышу инде күптән яшәп килә. Әмма гаҗәеп дәрәҗәдә бай, күп кырлы татар фольклорын фән буларак өйрәнә башлау, аның үсеп китүе бары тик Октябрь революциясеннән соң гына булды. Татар халкы авыр тормыш шартларына, кимсетелүләргә, җәбер-золымнарга карамастан, үзенең авыз иҗаты әсәрләрен тудырып, иҗат итеп, аны саклап килде. Әлеге әсәрләрдә халыкның оптимистик карашлары, азатлык идеяләре, байларга карата нәфрәт чагыла.
1940нчы еллардан башлап татар фольклористикасы өлкәсендә яңа чор башлана. Халык иҗаты материалларын фәнни нигездә һәм киң күләмдә өйрәнү эше институтларның филология факультетлары һәм өлкәне өйрәнү музееның төп эш планнарына кертелде. Ул аерым фән буларак укытыла башлады.
Халык ижаты әсәрләре халык телендә үк төрле жанрларга бүлеп өйрәтелә, һәр жанр икенче жанрдан үзенең формасы белән генә түгел, бәлки эчке характеры белән дә аерыла. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре башта ике зур жанрга: лирик һәм эпик жанрларга бүленә. Моның беренчесенә, ягъни лирикага, йола фольклоры, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, ырымнар, җырлар керә. Мифлар, легендалар, әкиятләр, бәетләр, тарихи җырлар һәм дастаннар эпик жанрлар итеп санала.
Борынгы кешенең һәр гамәле, һәр адымы дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Бу карашларны, ышануларны, йолаларны дөрес аңлаганда, борынгы дәвердә гомер сөргән ата-бабаларыбызның уй-фикерләренә төшенү кыен түгел. Бары тик һәр ышану-мифның, сихер-тылсымның ачкычын, ырымын табарга һәм куллана белергә кирәк.
Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗатында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя.


Комментарии

Популярные сообщения из этого блога