ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ Татар халык авыз иҗаты белән кызыксыну, аерым кешеләр тарафыннан аны өйрәнергә тырышу инде күптән яшәп килә. Әмма гаҗәеп дәрәҗәдә бай, күп кырлы татар фольклорын фән буларак өйрәнә башлау, аның үсеп китүе бары тик Октябрь революциясеннән соң гына булды. Татар халкы авыр тормыш шартларына, кимсетелүләргә, җәбер-золымнарга карамастан, үзенең авыз иҗаты әсәрләрен тудырып, иҗат итеп, аны саклап килде. Әлеге әсәрләрдә халыкның оптимистик карашлары, азатлык идеяләре, байларга карата нәфрәт чагыла. 1940нчы еллардан башлап татар фольклористикасы өлкәсендә яңа чор башлана. Халык иҗаты материалларын фәнни нигездә һәм киң күләмдә өйрәнү эше институтларның филология факультетлары һәм өлкәне өйрәнү музееның төп эш планнарына кертелде. Ул аерым фән буларак укытыла башлады. Халык ижаты әсәрләре халык телендә үк төрле жанрларга бүлеп өйрәтелә, һәр жанр икенче жанрдан үзенең формасы белән генә түгел, бәлки эчке характеры белән дә аерыла. Татар...